Түбән Камада “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә чыккан янгыннан соң 22 кеше хастаханәгә салынган
Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенә “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә чыккан янгыннан соң 22 кеше госпитализацияләнгән.
Бу хакта баш табибның терапия өлеше буенча вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Чайко хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Пациентларга ярдәм күрсәтү өчен Республика клиник хастаханәсе белгечләре, ашыгыч медицина ярдәме һәм катастрофалар медицинасы хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
“Барлык пациентларга да вакытында диагностика үткәрелде һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде”, - дип билгеләп үткән ул.
Хәзерге вакытта барлык зыян күрүчеләр табиблар күзәтүе астында кала.
Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге янгын нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, 72 кеше зыян күргән. Аларның 8е авыр хәлдә дип бәяләнә.
Чыганак: “Татар-информ”. Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев