Түбән Камадагы янгында зыян күргән 25 кеше әле дә хастаханәләрдә кала
Түбән Кама районындагы предприятиедә чыккан янгында зыян күргән 25 кеше стационар дәвалануда кала. “Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте”, - дип яза Татар-информ”.
(6 апрель, “Апастово-информ”).
Аның сүзләренә караганда, 6нчы апрель иртәсенә медицина учреждениеләрендә барлыгы 25 кеше дәвалана. Шуларның унысы Мәскәү хастаханәләрендә, алтысы Республика клиник хастаханәсендә, тагын тугызы Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә ярдәм ала.
Моннан тыш, 70 зыян күрүчегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге көнгә бер пациент өенә чыгарылган.
“Барлык пациентларда да савыгуның уңай динамикасы күзәтелә”, - дип билгеләп үткән Радмир Беляев.
Искәртеп узыйк, 31нче мартта “Түбән Кама нефтехим” заводында полимеризат агып чыгу нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы кабынып китә һәм корылмада янгын чыга. Вакыйга нәтиҗәсендә предприятие хезмәткәрләре, подряд оешмалары вәкилләре һәм янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев