“Ура, авылга!” проекты Морзалар авылында старт алды
Җәмгыять һәм без

“Ура, авылга!” проекты Морзалар авылында старт алды

Проект «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан өченче ел рәттән тормышка ашырыла.

 (3 август, “Апастово-информ”).


“Ура, авылга” лагере Морзалар авылында старт алды. Биредә авыл һәм шәһәрдән кунакка кайткан балалар биш көн дәвамында рәхәтләнеп ял итәчәк, үзләре өчен файдалы һәм кызыклы шөгыльләр үзләштерәчәк, җирлеккә хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телендә сөйләшеп, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышачаклар. 


“Ура, авылга” лагерена йөрүче балаларның беренче көне шәп очрашудан, яңа танышудан башланып киткән. Бирегә кунакка гармунчы Ринат Шакиров һәм Морзалар авылы язучысы Равил Булатов килгән. Балалар гармун моңнарына кушылып җырлаганнар, биегәннәр, Равил Булатов үзенең шигырьләрен аша кызыклы мәгълүмат җиткергән.


Нет комментариев