Урта Балтай мәдәният йортында махсус хәрби операциядә яраланучыларга махсус мазьлар ясаганнар.
(12 март, “Апастово-информ”).
“Әлеге табигый мазьлар суган, көнбагыш мае һәм балавыздан ясалды. Бу компонентлар бергәләшеп яраларны тизрәк төзәтә, тирене йомшарта һәм төрле инфекцияләрдән саклый. Тынычлыгыбызны саклаучы егетләргә файдасы тисен, шифасы булсын иде”, - дип хәбәр итте Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Нет комментариев