Урта Балтай авылында “Карга боткасы” узган
1нче апрель - Кошлар көне уңаеннан Урта Балтай мәдәният йорты каршында милли традицияләрне яңарткан күркәм чара - “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелгән.
(2 апрель, “Апастово-информ”).
“Карга боткасы” халкыбызның борынгы йолаларының берсе булып, язның килүен, табигатьнең уянуын гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм аша яшь буынга милли мирасны тапшыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты куела.
Чара барышында балалар җыр-биюләр башкарганнар, төрле уеннарда актив катнашканнар, зирәклекләрен сынап, табышмакларга җаваплар эзләгәннәр. Бәйрәм җылы, күтәренке рухта үткән, катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев