Җәмгыять һәм без

Узган төндә Россия территориясендә 112 пилотсыз очкыч юк ителгән

РФ Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, һава һөҗүменнән саклану системалары дошманның күпсанлы дроннарын бәреп төшергән.

Мәгълүматларга караганда, 19нчы апрель 20:00 сәгатьтән 20нче апрель 7:00 сәгатькә кадәр барлыгы 112 пилотсыз очу аппараты юк ителгән.
Дроннар Әстерхан, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск өлкәләрендә, шулай ук Краснодар төбәгендә, Кырым Республикасында һәм Азов белән Кара диңгез акваторияләрендә ачыкланып, юкка чыгарылган.

Чыганак “Татар-информ”


Нет комментариев