«Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы яңа биналы булды
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы адресын үзгәртте. Бу хакта “Татар-информ” яза.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Хәзер социаль координаторлар Бутлеров урамындагы 30 нчы йортта кабул итәләр. Фондның хәзерге бинасы-элеккеге «галимнәр йорты» мәдәни мирас объекты булып тора. Хәзер ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча яңа тормыш алган. 2026 елда тулы масштаблы реставрация эшләре башланган. Моңа кадәр «галимнәр йорты» бик үк яхшы хәлдә булмаган: фасад тузган, ә инженерлык системалары тулысынча сафтан чыккан. Моннан тыш, эчке өлеше дә матурлыгын югалткан. Реставрация эшләре вакытында белгечләр фундаментны көчәйткәннәр, түшәмнәрдәге бизәкләрне торгызганнар, шулай ук түбә һәм инженер челтәрләрен заманча төзекләндергәннәр, шул ук вакытта бинаның тышкы кыяфәтен тулысынча саклап калганнар. Төзекләндерүдән соң бинаның мәйданы 1 900 квадрат метр чамасы булган.
Яңартылган бинада «Ватанны саклаучылар»фондының Татарстан филиалының рәсми эш урыны булган. Социаль координаторларга уңайлы кабинетлар бирелгән, кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Үзәк холлда мәгълүмат стендлары булган көтү зонасы оештырылган, ә икенче катта киңәшмәләр уздыру һәм хезмәткәрләрне укыту өчен конференц-зал урын алган. Мохитнең уңайлылыгына аерым игътибар бирелгән, аз хәрәкәтләнүчеләр өчен пандуслар һәм лифтлар куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев