Апас районының көмеш волонтерлары намуслы хезмәтләре һәм актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен “Волонтер” медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Бүләкләрне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Фазлыева тапшырды.
Районда волонтерларны рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләү матур традициягә әверелде.
Нет комментариев