Җәмгыять һәм без

Халык арасында автосәяхәтләргә кызыксыну арта

Россиядә «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында автосәяхәтләрне үстерүгә зур игътибар бирелә.

(17 апрель, “Апастово-информ”).


Милли проектлар кысаларында туристик маршрутлар киңәйтелә, хәзер халык илебезнең истәлекле урыннарына шәхси машинада баруны өстенрәк күрә.
Мондый форматтагы ял маршрутны юлда үзгәртергә, матур урыннарда тукталырга, ошаган җирдә озаграк булырга һәм яңа юнәлешләрне үз ритмыңда өйрәнергә мөмкинлек бирә.


2025 елның сентябрь-октябрендә "Милли приоритетлар", РФ Икътисади үсеш министрлыгы, “Финанс тикшеренүләренең милли агентлыгы» аналитик үзәге үткәргән "Россия буенча Автосәяхәтләр" сораштырулары мәгълүматларына караганда халыкның 62 проценты мондый сәяхәтләрне парлап уздыра, 43 проценты балаларны да үзләре белән ала, ә 33 проценты башка гаилә әгъзалары белән бергәләп бара икән. 


«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә үсеш алган «Путешествуем.рф» милли туристик порталы ил буенча 130дан артык әзер автомаршрут тәкъдим итә. Алар арасында Үзәк Россия, Рус Төньягы, Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш буенча сәяхәтләр бар. Автосәяхәтләр өчен 2023 елда иң популяр юнәлешләр арасында Татарстан 16нчы урында булса, 2025 елда ул өченче баскычка күтәрелгән. Бу М-12 магистрале барлыкка килү белән бәйле.


Райондашлар арасында автосәяхәт кылырга яратучылар күп очрый.  Апас районы үзе дә автотуристларны җәлеп итә. Ул Казаннан 109 км ераклыкта, "Казан - Ульяновск" автомобиль юлында, "Каратун" тимер юл станциясеннән 11 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Район аша Р-241 автомобиль юлы уза. Апас районы табигате күпкә бай. Монда урманнар, елгалар, күлләр бар. Табигатьнең матурлыгы үзенә җәлеп итә. Аның тарихы да бай. Район территориясендә таш гасырдан алып Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына караган 120 дән артык археологик һәйкәл табылган. 
Район 2025нче елда сәнәгать үсеше буенча республикада беренче урында. Сөт комбинаты - бүгенге көндә иң мөһим проектларыбызның берсе булып тора. Предприятиедә сыр җитештерү һәм коры сөт җитештерү буенча заманча цехлар эшли. Шулай ук “Яратель-Апас” кошчылык фабрикасы да үз эшен уңышлы гына башлап җибәрде. Биредә елга 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла.


Апасның “Набережная”, Табар” елгасы яр буе да бик күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән. Районда машина белән килүчеләргә машина кую урыннары, яктыртылган чаңгы юлы, кереп җылыну урыннары, учак ягу мәйданчыклары, балык тоту урыннары, су коену, кызыну урыннары да булдырылган.


Нет комментариев