Канда холестерин дәрәҗәсе күтәрелмәсен өчен берничә кагыйдәне гадәткә кертергә кирәк.
- Беренчедән, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнегез, алкоголь белән мавыкмагыз, тәмәкедән баш тартыгыз, йокыгыз туйсын.
- Икенчедән, зыянлы ризыклардан баш тартыгыз. Гадәттә холестерин майлы ризыкны күп куллану аркасында күтәрелә.
- Өченчедән, тоз куллануны чикләгез. Шулай ук тәүлеккә кулланыла торган калорияләрнең 7 проценттан артыгын туендырылган майлар тәшкил итүен күзәтергә кирәк.
- Дүртенчедән, тән авырлыгын контрольдә тотыгыз, тазаруга юл куймагыз. Ябыгу – бу күрсәткечне киметүнең яхшы ысулы.
- Бишенчедән, сәламәт туклануга өстенлек бирегез. Рационда балык, коңгырт дөге,тулы бөртекле оннан икмәк һәм макароннар, чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчә, кузаклылар булсын.
Автор: Юлия Төхбәтуллина
Чыганак: https://kiziltan.ru
фото: magnific.com
Нет комментариев