Суктырылган икмәкне түкми-чәчми кырдан ташып тору “КамАЗ” шоферларына йөкләнгән.
Бар гомерен руль артында уздырган Зөфәр абый Галиуллин да алар арасында.
- 40 елдан артык “КамАЗ”да эшлим. Быел “Шагабиев хуҗалыгында хезмәт итәм. Машинам белән бөртеклеләрне ташыйм. Яңгырлар яуса да, эш туктамый. Алтын бөртекләрнең амбарга кайтуына сөенәбез. Күңел басуларга ашкынып тора. Исән-сау җыеп алырга язсын, - ди ул.
Нет комментариев