Зур Күккүз авылында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар солдат әнисен туган көне белән тәбрик иткәннәр
Чара балаларда патриотизм хисләрен көчәйтү, тагын да берләштерү максатыннан оештырылган.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Шушы көннәрдә Зур Күккүз авылы китапханәчесе Галия Җәләлиева, мәдәният йорты җитәкчесе Шәһидә Гыйззәтуллина, мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән берлектә Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның үз Геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан махсус хәрби операциядә һаләк булган Альфред Зәйнетдиновның әнисен туган көне белән тәбрикләргә барганнар. Солдат әнисенә изге теләкләрен җиткереп, батыр ул үстергәне өчен рәхмәт сүзләрен ирештергәннәр.
“Солдат әниләре... Бүгенге көндә нинди хисләр биләп алган аларның күңелен?! Илебезне сакларлык нинди батыр уллар үстергән бит алар!!! Алар уллары белән горурлана. Күзләре яшь пәрдәсе белән капланган булса да, йөзләрендә көчле рух балкый.
Безнең хәрбиләребез, сезнең улларыгыз - чын геройлар. Бабайларыбыз сыман кулларына корал тотып, дөньяларыбыз тыныч булсын, балаларыбыз имин үссен, дип Ватаныбызны якларга чыгып киттеләр. Аларның гаиләсенә, әти- әниләренә без сабырлык, ныклы сәламәтлек телибез”, - ди Зур Күккүз китапханәчесе Галия Җәләлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев