Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм - туган җиребезгә булган мәхәббәтебезне, республикабыз белән горурлыгыбызны һәм киләчәккә ышанычыбызны чагылдыручы кадерле көн. Татарстанның көче - аның кешеләрендә. Апас районының бүгенге уңышлары да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм туган якка булган мәхәббәтегез нәтиҗәсе. Район үсешенә үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Татарстаныбызның икътисади иминлеге, матур традицияләрне саклау һәм арттыру, мәдәниятне үстерү һәрберебезнең активлыгына бәйле. Күпмилләтле районыбыз киләчәккә дә зур өметләр белән карый. Шушы бәйрәм көнендә һәр гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм муллык телим. Өйләрегездә һәрчак тынычлык, татулык һәм җылылык булсын. Яшьләребезнең хыяллары тормышка ашсын, өлкәннәребез кадер-хөрмәттә яшәсен! Татарстан Республикасы көне белән, кадерле райондашлар! Туган республикабыз һәм яраткан Апас районыбыз үссен, чәчәк атсын! Һәр гаиләгә иминлек һәм якты киләчәк телим! Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев