Айрат Сафиуллин: “Сезнең белән эшләү - үзе бер бәхет иде”
Җәмгыять һәм без

Айрат Сафиуллин: “Сезнең белән эшләү - үзе бер бәхет иде”

Район эчке эшләр бүлегендә полиция подполковнигы Айрат Сафиуллинны лаеклы ялга озаттылар.

Айрат Сафиуллин хезмәт юлын 2001 елда ЮХИДИ хезмәтендә башлаган иде. Соңрак паспорт бүлеге җитәкчесе, штаб җитәкчесе вазифаларын башкарды. Соңгы елларда район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итте.

- Озак еллар гомеремне шушы хезмәткә багышладым. Коллективта һәрвакыт гаделлек, төгәллек һәм ачыклык булды. Һәрберегезгә зур рәхмәт! Сезнең ярдәмегезне, дуслыгыгызны һәрчак тоеп яшәдем. Сезнең белән эшләү үзе бер бәхет иде. Бергәләп башкарылган һәр эш җиңеллек китерде, авырлыкларны да бергә җиңдек. Хезмәттәшләремә ныклы ихтыяр көче, уңышлар телим. Апас халкыннан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетергә язсын! - диде ул.

Айрат Сафиуллинның күпьеллык хезмәте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Мактаулы хезмәткәр” күкрәк билгесе белән билгеләп үтелде. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм район эчке эшләр бүлеге исеменнән кыйммәтле бүләк тә тапшырылды.


Нет комментариев