Апас мәктәбе укучылары “Әлифба”га рәхмәт әйттеләр
Җәмгыять һәм без

Апас мәктәбе укучылары “Әлифба”га рәхмәт әйттеләр

Мәктәпнең 1 “Б” сыйныфында “Рәхмәт сиңа, “Әлифба” дип исемләнгән бәйрәм узды.

(15 февраль, “Апастово-информ”).



Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән нәни укучылар тәүге белемнәрен сынады. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар «Әлифба»га, «Азбука»га, хәреф танырга, язарга өйрәткән укытучылары Илһамия Сибгатуллинага рәхмәт хисләрен белдерделәр. Әти-әниләрне исә уңышлары белән сөендерделәр.
“Белем иленә беренче адымыгыз нинди генә булса да, мәктәп бусагасын бары тик зур уңышларга ирешеп атлап чыгарга булсын. Алга таба да тырышып укыгыз, акыллы, тәүфикълы булыгыз”, - дип теләде Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова.


Нет комментариев