Апас мәктәбе укучылары ГТО билгеләре алды
Җәмгыять һәм без

Апас мәктәбе укучылары ГТО билгеләре алды

ГТО билгеләре тапшырган укучыларга уку елы азагында ГТО билгеләре тапшырылды.

(30 май, “Апастово-информ”).
“ГТО сүзе “Хезмәткә һәм саклауга әзер” дигәнне аңлата. Халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү максаты белән эшлибез. ГТО нормаларын тапшыру – әлеге эшнең бер юнәлеше. ГТО нормалары СССРда 1931 елда кертелгән. 10-60 яшьтәге райондашлар көчен 100 метрга йөгерүдә, җирдән куллар белән этенүдә, каланчадан суга сикерүдә һәм граната ыргытуда сыный алган. ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты”, - ди районның ГТО буенча җаваплы хезмәткәре Марсель Хисамов.


Нет комментариев