Апас урта мәктәбендә 733 бала өчен яңа уку елына чакырып кыңгырау чыңлады.
(1 сентябрь, "Апастово-информ").
Быел мәктәп бусагасын 76 укучы атлап керде. 24 укучы 11 классны, 78 укучы 9 классны тәмамлаячак.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты.
"Кадерле балалар, сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйбыз. Инә белән кое казу дигән эштә түземлек, сабырлык телибез" - диде мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев район башлыгының котлауларын җиткерде.
"Кадерле балалар, укытучылар, әти-әниләр, ветераннар! Барыбыз да тормышны мәктәп партасыннан башлаган. Бу көнне дулкынланып беренче укытучыбызны, мәктәп елларын искә алабыз. Тырышып укыгыз, уңышларга ирешегез, балалар! Сезнең өчен бөтен шартлар да бар", - диде ул.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да бәйрәм белән котлап, яңа уку елында бары уңышлар теләде.
Район эчке эшләр бүлеге коллективы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылып, укучыларга бүләкләр тапшырды.
Ак Барс Банк беренче сыйныф укучыларына китаплар һәм мобиль кушымта бүләк итте.
Тәбрикләүләр укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Нет комментариев