Апас районы архивына хатын -кыз тыл хезмәтчәннәренә багышланган альбомнар тапшырылды
Җәмгыять һәм без

Апас районы архивына хатын -кыз тыл хезмәтчәннәренә багышланган альбомнар тапшырылды

Республикабызда «Сугыш хатын -кыз йөзле түгел…» проектына нәтиҗә ясалды.

Әйе, әлеге проект киң колачлы эшчәнлек алып барды. Әһәмиятле эшләрнең берсе- районыбызнын 22 авыл жирлегендэ яшәүче хатын -кыз тыл хезмәтчәннәренә багышланган альбомнар. Альбомнар әби-апалар турында кыска мәгьлумат, аларның тормышын чагылдыра. Бай мәгълүматны тупларга балалар оешмалары, район активы, районыбыз житәкчелеге, депутатлар ярдәм итте. Хатын -кыз тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, чын мәгънәсендә, зур горурлык, чал тарих. Буген, әлеге альбомнарны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм депутат хатын - кызлар берләшләшмәсенең житәкчесе Гүзәлия Зыятдинова районыбыз архивына тапшырдылар.
Өлкәннәребезгә карата кадер- хөрмәтне, игътибар- ихтирамыбызны кызганмасак иде.


Нет комментариев