Бу уңайдан бик матур, дулкынландыргыч бәйрәм тантанасы узды.
(25 май, “Апастово-информ”).
Районыбыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шундый матур бәйрәм чараларының берсе Апас мәктәбендә узды. Быел бәйрәм “Алтын алка” боз сарае каршында үткәрелде. Һәрвакыттагыча шатлыклы да, моңсу да булды бу көн.
Кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алганнан соң, бәйрәм тантанасы башланды. Россия һәм Татарстан гимны астында Флаг күтәрелде. Кызыл, зәңгәр тасмалар таккан чыгарылыш сыйныф укучылары мәйданга узды.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, район прокуроры Зөфәр Абитов, “Татагрохим” генераль директоры, якташыбыз Наил Гобәйдуллин, шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, район хәрби комиссары Наил Җантимиров һәм башка җитәкчеләр катнашты.
“Хөрмәтле кунакларыбыз, өлкән ветераннарыбыз, коллегаларым, чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләр! Бүгенге бәйрәм көне һәрберебезнең дә күңелендә матур мизгел булып хәтердә калачак. Быел мәктәбебездә 11нче сыйныфны - 19 укучы, 9нчы сыйныфны 72 укучы тәмамлый. Кыңгырау аларның кайберләре өчен соңгы мәртәбә чыңлый. Сез бүген кыңгыраулы мәктәп, яраткан укытучыларыгыз, сыйныфташларыгыз белән хушлашасыз. Һәрчак янәшә булган әти-әниләрегез, без - укытучылар сезгә өмет тулы күзләр белән багабыз. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормыш китабыгыз матур, мәгънәле, уңышлы булсын иде”, - дип изге теләкләрен җиткерде мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәм белән котлап, укытучыларга, ветераннарга, әти-әниләргә олы рәхмәтен ирештерде, укучыларга киңәшләрен бирде.
“Туган районыгыз, мәктәбегез белән һәрчак горурланып яшәгез. Кайда гына булсагыз да, нинди генә һөнәр сайласагыз да, укытучыларыгызны, дусларыгызны беркайчан да онытмагыз, бердәм булырга тырышыгыз. Бүгенге көндә Апас урта мәктәбе зур үзгәрешләр кичерә, заманча төзекләндерелә, яңартыла. Безнең максатыбыз - яшьләргә белем алу, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру. Киләчәктә дә алган белемнәрегезне дөрес кулланып, районыбызның данын лаеклы яклап яшәрсез дип ышанам”, - диде район башлыгы.
Якташыбыз, “Тагогрохим” генераль директоры Наил Гобәйдуллин да яшьләргә изге теләкләрен юллады, Апас урта мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиевага Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина балаларга хәвефсез яллар, файдалы һәм күңелле каникуллар теләде.
Әти-әниләр исеменнән Ләйсән Галиева котлап, Апас мәктәбе коллективына олы рәхмәтен ирештерде.
Бәйрәм бүләкләүләр, балаларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының саубуллашу вальсы да ямь өстенә ямь өстәде. Күчмә кубоклар быел ел дәвамында матур нәтиҗәләр күрсәткән 10 “А” һәм 8 “Б” сыйныфларына тапшырылды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева белдерүенчә, район буенча барлыгы 1667 укучы белем ала. Быел 9нчы сыйныфны 190, 11нче сыйныфны 51 укучы тәмамлый.
Нет комментариев