Апаслылар “Җиңү диктанты” яздылар
Җәмгыять һәм без

Апаслылар “Җиңү диктанты” яздылар

Райондашларыбыз Бөтенроссия акциясенә кушылып, Апас урта мәктәбе базасында «Җиңү диктанты» яздылар.

(29 апрель, “Апастово-информ”). 


Акциядә район мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп директорлары, укытучылар, укучылар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре катнашты. 
 
Алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Бөтенроссия тарихи диктантын язу илебезнең барлык төбәкләрендә һәм чит өлкәләрдә дә узды. Шул исәптән райондашларыбыз да белемнәрен сынады. Әлеге чараның төп максаты – киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә тарту, яшьләр арасында тарихи белемне арттыру, патриотик тәрбия бирү.


Нет комментариев