Апасның “Алга” яшүсмерләр клубы балаларны көтеп кала
Җәмгыять һәм без

Апасның “Алга” яшүсмерләр клубы балаларны көтеп кала

Яңартылган бинада балалар, яшьләр өчен түгәрәкләр эшли.

(6 сентябрь, “Апастово-информ”). 
“Алга” яшүсмерләр клубында спорт залы, техника яратучылар залы, “Уңган килен” студиясе бар. Аларның барысы да зәвык белән, заманча эшләнгән. Әле яңа гына биредә гитарачылар түгәрәге дә ачылган. Анда яшьләр атнага өч мәртәбә җыелып, гитарада уйнау серләренә төшенәләр. Гитарачылар районда узган бәйрәмнәрдә катнашырга өлгерделәр дә инде. “Уңган килен” түгәрәгендә кызлар пешерү осталыгына өйрәнәләр. Үз куллары белән пешергән тәм-томнардан сыйланып, буш вакытларын файдалы да, күңелле дә үткәрәләр. Тиздән алар фартуклар, күлмәкләр тегү серләренә дә өйрәнә башлаячаклар. 
“Түгәрәкләрнең графикларын белешү өчен “Алга” яшүсмерләр клубы хезмәткәре Гүзәл Өметбаевага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Буш вакытларын нәтиҗәле һәм күңелле үткәрергә теләүче яшьләрне түгәрәкләргә көтеп калабыз”, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.


Нет комментариев