Ярдәм район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” банк идарәсе тарафыннан әзерләнде.
(29 август, “Апастово-информ”).
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында районда яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә булган, социаль яктан авыр хәлдәге 20 балага мәктәп кирәк-яраклары һәм портфельләр тапшырылды. Балалар бүләкләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин кулыннан алдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Республика көне белән тәбрик итте. Якынлашып килүче 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан да изге теләкләрен юллады.
“Яңа уку елында сезгә уңышлар телим. Тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезне дә гел шатландырып торыгыз”,- диде район башлыгы.
Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә катнашып, укучыларны тырышып белем алырга өндәде.
Нет комментариев