Әлеге профилактик чаралар район үзәк хастаханәсенең административ бинасының актлар залында 11.00 сәгатьтә оештырылачак дип планлаштырыла.
(7 октябрь, “Апастово-информ”).
Район үзәк хастаханәсенең актлар залында “Актив озын гомер” сәламәтлек мәктәбе кысаларында чираттагы дәрес узды. Әлеге чара “Озак һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында һәм Йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы уңаеннан оештырылды.
Бу юлы очрашуның төп темасы - артериаль гипертония, ягъни кан басымы күтәрелү белән бәйле авырулар булды.
Участок табиб-терапевты Рамилә Зиннәтҗанова артериаль гипертониянең сәбәпләре һәм куркыныч факторлары, кан басымын даими контрольдә тотуның мөһимлеге, шулай ук авыруның өзлегүләрен кисәтү чаралары турында сөйләде. Катнашучылар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, файдалы киңәшләр алдылар.
Очрашуга районыбызның өлкән буын вәкилләре җыелды. Аларның барысын да бер максат - сәламәтлекләрен саклау, актив тормыш алып бару һәм гомерләрен мөмкин кадәр тулы һәм эчтәлекле итү теләге берләштерә. “Актив озын гомер” сәламәтлек мәктәбе үз эшен дәвам итәчәк. Алдагы очрашуларда өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга, авыруларны кисәтүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән төрле темалар каралачак.
Нет комментариев