Апаста Алтын, Зөбәрҗәт һәм Бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр хөрмәтләнде
Җәмгыять һәм без

Апаста Алтын, Зөбәрҗәт һәм Бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр хөрмәтләнде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов озак еллар парлы һәм үрнәк гомер итүче гаиләләр белән очрашты. (21 май, “Апастово-информ“).

Районында илле ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Быел да, Халыкара гаилә көне уңаеннан, алар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнде.
"Бер-береңә терәк булып, яратып, хөрмәтләп һәм бер сүздән булып яшәгәндә генә гомер сукмаклары чуалмый, тигез юлдан тайпылмыйча гына алга таба бара. Киләчәктә дә сезгә сәламәтлек, тигез тормыш юлдаш булсын! Сез безгә үрнәк тә, терәк тә"- диде район башлыгы һәм район тормышы, башкарылачак, башкарылган эшләргә тукталып үтте.
Сәхнә түренә менгән парларга район башлыгы тарафыннан түбәтәй, шәл һәм Рәхмәт хатлары бүләк ителде.

Районның ЗАГС мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче ярты еллыгында безнең районда 16 пар Алтын туйларын – бергә гомер итүләренә 50 еллыкларын билгеләп үтә. 55 еллык юбилей – Зөбәрҗәт туйларын 7 гаилә бәйрәм итә. Ә 6 пар бу чикне дә узган, бу ел аларның бергә яшәүләренең 60 еллыгы – Бриллиант туйлары. Районда 65 ел парлы гомер итүче 1 гаилә яши.
Өлкәннәр хөрмәтенә районның мәдәният хезмәткәрләре матур концерт программасы әзерләгән иде. Өлкәннәр һәр чыгышны, котлауларны җылы кабул итте, рәхмәтләрен әйтеп таралды.


Нет комментариев