Апаста балаларның ялын оешкан төстә уздыру бурычы куела
Җәмгыять һәм без

Апаста балаларның ялын оешкан төстә уздыру бурычы куела

Тиздән балаларның җәйге каникуллары башлана. Районда аларның ялын файдалы һәм күңелле уздыру максатыннан төрле лагерьлар эшли.

(24 май, “Апастово-информ”).
Әлегә лагерьларның әзерлеге тикшерелә
“Ведомстводан тыш җәйге лагерьларны тикшерү комиссиясе белән Дәвештә урнашкан “Свияга+” сәламәтләндерү лагеренда булдык. Аның эшчәнлеге, әзерлеге белән таныштык”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Тиздән лагерь төрле район һәм шәһәрләрдән балалар кабул итәчәк. Аларның ялы өчен барлык шартлар да тудырылган.


Нет комментариев