Апаста Бердәм дәүләт имтиханнарын дәвам итә
Җәмгыять һәм без

Апаста Бердәм дәүләт имтиханнарын дәвам итә

З июньдә 11 класс укучылары математика фәне буенча база дәрәҗәсендәге имтиханны тапшыра.

(3 июнь, "Апастово-информ").


Дәүләт сынавы Апас урта мәктәбе базасында урнашкан имтихан тапшыру пунктында уза. Анда 48 бала катнаша.

Математиканың база өлеше аттестат алу өчен төп фән санала. Аны югары уку йортына кергәндә математика кирәкмәгән укучылар тапшыра. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Төрле сәбәпләр белән имтиханга килә алмаучылар яки канәгатьләнерлек билге алмаучылар өчен өстәмә көн билгеләнгән. Алар 27 июнь һәм 2 июльдә тапшыра.


Нет комментариев