Районның аграр көллиятендә булачак электрчылар өчен җаваплы көн узды.
(24 май, “Апастово-информ”).
Алар Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, «Опора плюс» җәмгыяте генераль директоры Евгений Баландин һәм эксперт-укытучылар составындагы комиссия «электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» һөнәрен үзләштерүче 2 курс студентларыннан имтихан алдылар.
“Имтихан үз эченә теоретик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне тикшерүне ала. Студентлар яхшы әзерлек күрсәттеләр. «Бик яхшы» билгесенә имтихан тапшыручылар «Опора плюс» компаниясеннән югары стипендия алачак”, - ди көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Көллияттә практик дәресләр алып баручы «Опора плюс» өлкән белгече Талип Фәхретдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев