Апаста булачак солдатлар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар
Җәмгыять һәм без

Апаста булачак солдатлар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар

“Алга” яшүсмерләр клубында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды.

(15 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Ярышларда Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кайбыч районнары командалары катнашты. Апас районы данын аграр көллият егетләре яклады.
Егетләр берничә төрдә: пневматик винтовкадан атуда, противогаз киюдә, йөгерүдә, көч күнегүләрендә, турникта тартылуда, гер күтәрүдә, автоматны сүтү-җыюда, аркан тартышуда көч сынашты. Спартакиадада катнашучыларны “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов сәламләде.
  “Төп максат – яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү дәрәҗәсен, аларның физик формаларын тикшерү”, - диде ярышларның баш судьясы Марсель Хикмәтов.
Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышларында беренче урынны Чүпрәле районы егетләре яулады. Икенче урында – Апас һәм Буа егетләре. Өченче урынга Тәтеш районы командасы лаек булды.
  Автоматны сүтеп җыюда аграр көллият студентлары Ленар Латыйповка һәм Илфак Мотыйгуллинга тиңнәр булмады. Алар 1 урынга лаек булды. Шулай ук Рамил Нигмәтуллин да сынатмады. Ул икенче урынны яулады.


Нет комментариев