Рәсәйдә эшмәкәрләр көне уңаеннан районның эшмәкәрләре түгәрәк өстәлләр артында очрашты.
(24 май, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә районда 510 кече һәм урта эшмәкәр, 1324 үзмәшгуль теркәлгән.
Эшмәкәрләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итте һәм хезмәтләре өчен рәхмәтен әйтеп, әлеге юнәлештә эшләүчеләргә һәрчак ярдәм булачагын белдерде.
“Рәсәйдә эшмәкәрлек көне белән чын күңелдән котлыйм. Сез зур эш башкарасыз. Эшмәкәрлек эшен нәкъ безнең районда алып барган өчен рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көндә үз эшеңне алып бару җиңел түгел. Сезнең кебек уңган, тырыш, тәвәккәл кешеләр булганда район икътисады алга китә”, - диде район башлыгы.
Үзәк ашханәнең мул сыйлы түгәрәк өстәлләре артында утырган һәр кеше үз хезмәте белән район үсешенә өлеш кертә. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Очрашу барышында Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм итү фондлары һәм банк вәкилләре эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлап, әлеге көннең әһәмиятен сөйләп үтте.
Нет комментариев