9 Май – Бөек Җиңү көне, Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.
Егет-кызларга шәхси документны район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев тапшырды.
Яшүсмерләргә изге теләкләр юлланды. Аларның шатлыгын әти-әниләре дә уртаклашты.
“Киләчәктә туры юлдан тайпылмыйча, Илебезнең чын патриоты, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез”, - диде район башлыгы.
Нет комментариев