Апаста куркынычсызлык атналыгы узды
Җәмгыять һәм без

Апаста куркынычсызлык атналыгы узды

Районда куркынычсызлык атналыгы 21 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының максаты - Россиядә балалар катнашындагы аварияләрне киметү.

Бу атналыкта юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлек проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән кисәтү чаралары узды. “Мәктәпләрдә укучылар, ата-аналар белән очрашулар узды. Анда балаларның иминлеге, юлда үз-үзләрен тотышлары турында сөйләштек. Шулай ук мәктәп, балалар бакчалары янында иртәнге, кичке рейдлар оештырылды”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

   Апас мәктәбенең Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Яшь инспекторлар” төркеме дә әлеге атналык кысаларында чаралар, сөйләшүләр, әңгәмәләр, юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган уеннар уздырды.   Юлда ничек йөрергә, мәктәпкә килү маршруты, җәяүле өчен иминлек кагыйдәләрен башлангыч сыйныф укучылары да кабатлады.


Нет комментариев