Апаста Ларин Олег Игоревичның исеме мәңгеләштерелде
Районда Казанда эшләп килүче “Апас” якташлык җәмгыяте ярдәме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрнең исемен мәңгеләштерү эше дәвам итә.
Апас бистәсендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Ларин Олег Игоревич яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
Әлеге уңайдан йорт каршысында истәлек чарасы узды. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Чарада катнашкан һәркем Олег Игоревичның курку белмәс, ярдәмчел булуын искә алды. Тормыш иптәше Раилә аның турында җылы хатирәләрен яңартып, гаилә җанлы, олы йөрәкле булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев