Районыбызда Ленинград камалышының тере шаһитлары булган ике кеше яши.
(7 сентябрь, “Апастово-информ”).
1941нче елның 8 сентябре Ленинград шәһәренең камалышта калган көне. Бу уңайдан ул елларның тере шаһитлары булган райондашларыбыз Тутай авылыннан Галия апа Гыйззәтуллина һәм Дүртиле авылыннан Сария апа Сафинага олы хөрмәт күрсәтелде.
“Авыл җирлекләре башлыклары ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белештеләр, район җитәкчелеге исеменнән ихтирамын белдерделәр. Ветераннар шул чактагы авыр көннәрне искә алдылар, хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук районыбыз мәктәпләрендә дә бу дәһшәтле вакыйгада корбан булганнар хөрмәтенә чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Нет комментариев