Апаста Республика көнен билгеләп уздылар
Җәмгыять һәм без

Апаста Республика көнен билгеләп уздылар

Үзәк ял паркында күңелле бәйрәм чарасы оештырылды.

(28 август, “Апастово-информ”).

  Районның мәдәният хезмәткәрләре милләтләр дуслыгын, үзара татулыкны чагылдырган программа әзерләгәннәр иде. Иҗат коллективлары бер йодрык булып сәхнә бизәге булдылар. Биештән “Рябинушка”, Табар Черкененнән “Шурампуч”, Каратуннан “Өммегөлсем”, Олы Бакырчыдан “Сердәш” ансамбльләре гармунчылар, тальянчылар чыгышын һәркем алкышлап каршы алды. Шулай ук кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Паркта сәүдә рәтләре дә эшләде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, апаслыларны җылы сәламләп, ихластан бәйрәм белән тәбрик итте, төрле милләт вәкилләренең дус-тату гомер итүе - республикабыз, илебезнең һәм районыбызның киләчәге өчен ныклы нигез булуын белдерде, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Район башлыгы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, Ватан иминлеге хакына фидакарьлек күрсәтүчеләргә, тыныч тормышны саклап калучыларга, шулай ук районыбызның икътисадый куәтен арттыруга зур өлеш кертүче хезмәт алдынгыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.  “Апас муниципаль районы Татарстанның үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертә. Районыбызда хезмәт сөючән, җаваплы, тырыш кешеләр яши. Бүген безнең республика дәрәҗәсендә бәяләнә торган эшләребез, проектларыбыз бар. Кошчылык фабрикасы тулы куәтенә эшли. Россия Федерациясендә шундый зур Кошчылык фабрикасының Апаста булуы – зур шатлык. Яңа сафка баскан “Ярдәм” фондының “Мирас” рухи-әхлакый белем бирү Үзәге Илебезнең, республиканың төрле төбәкләреннән килгән балалар өчен үз ишекләрен ачты. Бәйрәм көнендә Ил иминлеге сагында торучы егетләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген 300 дән артык райондашыбыз намус белән Ил алдындагы изге бурычын үти. Без аларны Җиңү белән туган җиребездә көтәбез, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин. “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде.  Бәйрәм чарасы тантаналы мизгелләргә бай булды. Мәйдан түренә район үсешенә зур өлеш керткән, нәтиҗәле хезмәт итүче райондашлар чакырылып хөрмәтләнде. Аларга дәүләт бүләкләре, республика, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дә узды.  Тантаналы өлештән соң җырлы-биюле тамаша дәвам итте. Бәйрәмдә “Аксиос” вокаль-инструменталь ансамбле һәм танылган эстрада җырчысы Алсу Хәбибуллина да чыгыш ясады. Яшьләр өчен дискотека да оештырылды.

 


Нет комментариев