Апаста яшьләр янып яши
Җәмгыять һәм без

Апаста яшьләр янып яши

Апаска кунак булып килгән республика вәкиле, ТРның Яшьләр эше министры урынбасары Ринат Садыйков районыбыз яшьләренең проектларын тыңлады.

(29 апрель, “Апастово-информ”)


Район хакимияте бинасында районыбыз яшьләренең форумы узды. Биредә егетләр һәм кызлар үзләренең төрле юнәлештәге проектларын тәкъдим иттеләр. Биредә барлыгы 10 проект тыңланды. Һәр проект үзенчәлекле булуы, креативлыгы белән аерылып торды. Яшьләр тарихка да, мәрхәмәтле эшләргә дә, уңайлы мохит тудыруга да, спортка, күңел ачуга да игътибар биргәннәр. Республика вәкиле Ринат Садыйков һәр чыгышны дикъкать белән тыңлады, үз фикерләрен җиткерде. Һәр проектны җентекләп өйрәнеп, уңышлыларын сайлап алып, республикага тәкъдим итәчәген белдерде.


Нет комментариев