Бөек Болгарда һава еланнары фестивале башланды
Бөек Болгарда – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында - бүген «Мечтатели. Начало» бөтенроссия һава еланнары һәм авиамодельләштерү фестивале старт алды. Чара 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чара 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестиваль программасы яңа тематик мәйданчыклар һәм активлыклар белән тулыландырылган. Керү ирекле.
Фестивальнең беренче көннәрендә кунаклар өчен өстәмә интерактив зоналар эшли. Россия дроннар узышлары федерациясенең Оренбург бүлеге пилотсыз технологияләрнең гражданлык юнәлешенә багышланган мәйданчыгын күрсәтте. Килүчеләр реаль трасса буенча 75 мм класслы дроннарда ярышларны күрә ала, шулай ук БПЛА җайланмасы һәм очу нигезләре буенча лекцияләр һәм мастер-классларда катнаша ала.
Фестивальнең төп вакыйгасы Болгар һәйкәлләре өстендә массакүләм рәвештә 300дән артык һава еланын очыру булачак. Моннан тыш, остаханәләр, һөнәрчеләр ярминкәсе, тарихи уеннар, әйлән-бәйлән, балалар фехтованиесе, ук тиры һәм печән лабиринты булган гаилә мәйданчыгы эшли.
Фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла, чараның партнеры булып Болгар дәүләт музей-тыюлыгы тора.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/boek-bolgarda-hava-elannary-festivale-baslandy-5926263
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев