Быел татарстанлылар талпан тешләве сәбәпле хастаханәләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итә
Сезон башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә талпан тешләве аркасында 3 249 кеше мөрәҗәгать иткән.
Бу узган ел белән чагыштырганда 1,6 тапкырга түбәнрәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Узган ел шушы ук чорда 5 270 очрак теркәлгән иде. Талпаннар өчен уңайсыз булган салкын һәм яңгырлы һава торышы быел тешләүләр санының кимевенә сәбәп булды. Шулай да, алда безне июньнең беренче яртысында, ә кайвакыт хәтта июльдә талпан тешләүләренең сезонлы артышы көтә, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк», – дип билгеләде списьяр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев