Җәмгыять һәм без

Бәйрәм уңаеннан диктант язачакбыз

Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан «Зур этнографик диктант» акциясе узачак.

(3 ноябрь, «Апастово-информ»).
 
Халыклар бердәмлеге көне якынлашкан мәлдә Россиянең барлык төбәкләрендә «Зур этнографик диктант» халыкара мәдәни-агарту акциясе узачак. Катнашучылар үзенең этнографик грамоталылыгын тикшерә алачак. 
Акция 3-7 ноябрь көннәрендә уза. Онлайн һәм офлайн мәйданчыклар оештырыла.


Нет комментариев