Чүпрәле районындагы янгында 85 яшьлек ир-ат һәлак булган
Җәмгыять һәм без

Чүпрәле районындагы янгында 85 яшьлек ир-ат һәлак булган

Чүпрәле районының Коршанга-Шигали авылында чыккан янгын фаҗига белән тәмамланган - 85 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Шәхси торак йорт һәм хуҗалык корылмасына ут капкан. Янгынның гомуми мәйданы 180 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-ифнорм”га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Утны сүндерү барышында коткаручылар йорт эчендә ир-атның мәетен тапкан.
Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр суыткычы эшендәге төзексезлек яки кыска ялганыш аркасында чыккан булырга мөмкин.
Фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

Чыганак “Татар-информ”.

 

фото: МЧС России


Нет комментариев