Дәвеш мәктәбендә файдалы очрашу узды
Җәмгыять һәм без

Дәвеш мәктәбендә файдалы очрашу узды

Дәвеш мәктәбе укучылары юл кагыйдәләрен тагын бер кат исләрен төшерде.

(2 февраль, “Апастово-информ”). 

Биредә "Юл хәрәкәте иминлеге" территориаль идарәсенең Буа профилактика бүлеге башлыгы Сиринә Мурзакова, ДАИ хезмәткәре Динар Файзуллин белән очрашу үтте. 

Укучылар юл кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар бирделәр, кышкы юл куркынычсызлыгы буенча фильм карадылар.


Нет комментариев