Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанда санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясады.
Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары арасында санитар-экологик ике айлык җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.
«Үзәге шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл статуслы муниципаль районнар» категориясендә 1 нче урынны Апас районы алды!
Диплом һәм балалар мәйданчыгына сертификатны район башлыгы Айрат Җиһаншинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән тапшырды.
Нет комментариев