Ел башыннан бирле бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән 104 татарстанлы авырды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Безнең авыручылыкның үсүе турындагы фаразларыбыз бүгенге көндә тормышка аша. Быелның биш аенда ГЛПСның 104 очрагы теркәлде, узган ел алар 94 иде», – дип билгеләде Авдонина.
Спикер өстәп, тычкан бизгәге очракларының артуы һәр 3-4 елда күзәтелүче авыручылыкның циклик күтәрелеше белән бәйле икәнен әйтте.
Авдонина сүзләре буенча, Татарстанда авыруның яртысы инфекция коздыргычларына урманнарда – махсус эшкәртүләр үткәрелми торган урыннарда – очраган.
Нет комментариев