Ел башыннан Татарстанда судагы төрле һәлакәтләрдә 12 кеше һәлак булган
Ел башыннан Татарстанның күлләрендә һәм елгаларында 12 кеше һәлак булган.
Бу хакта «Татар-информ» да су коену сезонында суда куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары - ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде. "Ел башыннан бирле суда 16 һәлакәт теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган. Узган елның шушы чорында 26 вакыйга теркәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган. Быел тугыз кеше коткарылды-узган елның шул ук чорында 16 кеше коткарылды, шул исәптән ике бала», – дип мәгълүмат китерде Денис Мокеев. Узган елның су коену сезонында Татарстанда сулыкларда 42 кеше һәлак булган, дип өстәде ул.
Чыганак – “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев