Әҗемдә каз өмәсе
Җәмгыять һәм без

Әҗемдә каз өмәсе

Әлмәндәр авыл җирлегенең иң уңган киленнәре Әҗем авылы клубында "Әй, гөрли каз өмәсе" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрделәр. Бәйгедә алар шигырь юллары аша үзләре белән дә таныштырдылар, каз бизәделәр, май канаты үрделәр, тапкырлыкта-зирәклектә, җыр-биюдә ярыштылар, шулай ук аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгечеләр Гөлфия Гарипова, Гүзәл Ситдикова, Фирая Сәлимуллина, Гөлчәчәк Хәсәнҗанова, Лилия Камалиева,...

Әлмәндәр авыл җирлегенең иң уңган киленнәре Әҗем авылы клубында "Әй, гөрли каз өмәсе" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрделәр. Бәйгедә алар шигырь юллары аша үзләре белән дә таныштырдылар, каз бизәделәр, май канаты үрделәр, тапкырлыкта-зирәклектә, җыр-биюдә ярыштылар, шулай ук аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгечеләр Гөлфия Гарипова, Гүзәл Ситдикова, Фирая Сәлимуллина, Гөлчәчәк Хәсәнҗанова, Лилия Камалиева, Миләүшә Гыйлметдинова ай-һай осталар икән. Авыл үзешчәннәре чыгышын да тамашачы яратып кабул итте. Бу чарага килгән район мәдәният йорты белгечләре Гөлия Сәләхетдинова белән Земфира Мөхәммәтшина бу тамашага, сәхнә бизәлешенә, оештыручылар Гөлнар Сәгытдинова, Лилия Камалиева, Фирая Гарифуллина хезмәтенә уңай бәя бирделәр, бәйгедә катнашучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев шушы үзенчәлекле бәйрәм белән тәбрикләп, җирлектәге яңалык, үзгәрешләр турында сөйләп үтте. Үзенең җырын да бүләк итте.

Фойеда тамашачылар өчен чәй табыны да хәзерләнгән иде.

Тулырак язма газетада.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.


Нет комментариев