Ибраһим Хәмидуллин – авылның иң тырыш ир-атларының берсе
Җәмгыять һәм без

Ибраһим Хәмидуллин – авылның иң тырыш ир-атларының берсе

Ул Карамасар авылында имам вазифаларын башкара. Шул ук вакытта ферма мөдире дә булып эшли. Хуҗалыгында атлар үрчетә. Бер минут та тик торырга вакыты юк аның.

(17 июль, “Апастово-информ“).


“Авыл җирендә тырышмасаң булмый. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгерәсең“, – ди Ибраһим.

Авылда мәчеткә теләп йөриләр, дини бәйрәмнәр оешкан төстә уза, йолалар үтәлә. Ибраһим Хәмидуллин үзе дә һәрчак белемен арттырып, тормыш таләпләрен үтәргә тырыша.


Нет комментариев