Җирлекләрдә халык җыеннары башланып китте
Җәмгыять һәм без

Җирлекләрдә халык җыеннары башланып китте

Җыеннар беренчеләрдән булып Акхуҗа, Шыгай, Югары Ындырчы һәм Ябалак авылларында узды.

(16 август, “Апастово-информ”). 
Һәр җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Халык көнкүрешкә кагылышлы сораулар бирде һәм җаваплар алды. Нигездә, сораулар су юлларын яңарту, су чыганакларын чистарту, кышын юлларны ачу, юллар төзү мәсьәләләренә кагылды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов очрашу барышында барысына да ачыклык кертте. 
Шулай ук, сәламәтлегебезне саклау, гомеребезне куркыныч астына куймау максатыннан, коронавируска каршы вакцина ясату мөһимлеге көн кадагында булды. Пай җирләре өчен түләүләргә ачыклык кертелде. Грантлар белән эшләү бурычы куелды.


Нет комментариев