Кич белән Карамасар авылы урамнары шат авазларга күмелде. Биредә шау-гөр килеп Сабан туена бүләк җыйдылар.
(7 июнь, “Апастово-информ“).
Һәр йорт үзенең бүләген әзерләде. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлге бәйләнде. Авыл урамнарына җыр-моң таралды.
Сабантуйга санаулы көннәр генә калды. Быел район Сабан туе 12 июньдә узачак.
Нет комментариев