Карамасар авылының көмеш волонтерлары туган ягыбызның гүзәл, төзек һәм саф һавалы булуына зур өлеш кертәләр.
(16 май, “Апастово-информ”).
“Көмеш волонтерларыбыз чишмә янын матурлау, чистарту, төзекләндерү буенча зур эш башкаралар. “Югары инеш" янында да язгы өмәләр узды. Экологик юнәлештәге волонтерлар әйләнә-тирә мөхитне сакларга булышалар һәм шәһәр халкында мөһим экологик гадәтләр формалаштыралар”, - ди көмеш волонтерларның координаторы Раилә Салавиева.
Карамасар - чишмәләргә бай авыл. Биредә табигый су чыганакларына хөрмәт зур. Чишмә буйлары даими төзекләнә. Чәчәкләргә, гөлләргә күмелгән чишмә яныннан кеше өзелми.
Нет комментариев