Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә сауна урнаштырган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр.
ТР Дәүләт торак инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Восстание урамындагы бер йортта яшәүче ир-ат үз фатирының санузелында сауна урнаштырган. Моның өчен ул планировканы үзгәрткән һәм бүлмә ясаган. Бу закон белән тыела — инженерлык челтәрләре мондый йөкләнешкә түзми, ә янгын чыгу ихтималы күп тапкыр арта.
«Милекчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды», – дип белдерделәр Дәүләт торак инспекциясендә.
Чыганак – “Татар-информ”.
Нет комментариев