Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

«КазанФорумы» көннәрендә электричкалар белән якынча 16 мең пассажир ташылган

«КазанФорумы» узган чорда пригород поездлары белән 15,8 меңнән артык пассажир файдаланган, шулар арасында 2,3 меңнән күбрәк аккредитацияләнгән катнашучылар, волонтерлар һәм чара оештыручылар бар. Бу хакта Казан төбәге ГЖД матбугат хезмәте хәбәр итә. «Горьков магистрале форум көннәрендә транспорт хезмәте күрсәтте. Төп мәйданчыкка әверелгән „Казан Экспо“га йөрешне тәэмин итү өчен 13тән 15 майга кадәр 14 өстәмә поезд билгеләнде», — дип билгеләп үтте Горьков тимер юлы начальнигы Сергей Дорофеевский.

 

Гомумән, Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча сәгать саен 36 поезд йөрде. Станцияләрдә һәм вокзалларда кунакларны волонтерлар һәм тимер юл хезмәткәрләре каршы алды.

Форум көннәрендә бу юнәлештә пассажир агымы ике тапкыр артты.

XVII Халыкара икътисади форум «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» 12дән 17 майга кадәр узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев